news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә «Белемең белән уртаклаш» акциясе старт алды

1 сентябрьдән бөтен ил буйлап «Белемең белән уртаклаш» дигән традицион бөтенроссия акциясе старт алды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» җәмгыяте тарафыннан үткәрелә һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр атна дүрт проектның берсенә багышлана: «Белем.Куркынычсызлык», «Белем.Спорт», «Уку программалары» һәм «Әзер лекцияләр китапханәсе».

Моннан тыш, инициатива кысаларында бөтен ил буйлап «Россия – минем офыкларым» профориентация курсы чаралары узачак. Акциядә катнашу өчен 1200 гә якын мәгърифәтче теркәлгән инде.

«Белемең белән уртаклаш» акциясе 2021 елдан бирле үткәрелә, бу вакыт эчендә чараларда миллионга якын кеше катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot