Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә белем бирү хезмәтләре өчен ана капиталы ярдәмендә түләүне гадиләштерәчәкләр
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән төзәтмәләр нигезендә белем бирү хезмәтләре өчен ана капиталы ярдәмендә түләп булачак. Ведомствоның Telegram-каналында шундый мәгълүмат урнаштырылган. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.
«Россия Пенсия фонды мәгълүматлар белән алмашу турында килешү төзелгән белем бирү оешмасыннан кирәкле белешмәләрне үзе сорап алачак», - диелә хәбәрдә.
Хөкүмәт әлеге төзәтмәләрне хуплады. Алар Дәүләт Думасы каравына тапшырылачак.
15 июльдә Дәүләт Думасы ана капиталын шәхси белем бирү хезмәтләре өчен түләүдә файдалану хокукы турындагы законны кабул итте. Федерация Советында документны якын арада кабул итәргә тиешләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз