news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә БДИга әзерләнү өчен онлайн-тренажер ясыйлар

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) һәм РФ Мәгариф министрлыгы укучыларга БДИга әзерләнергә ярдәм итә торган онлайн-тренажер ясый. Рособрнадзор башлыгы урынбасары Игорь Круглинский Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитетының экспертлар советы утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Круглинский хәбәр иткәнчә, сервиста БДИ биремнәре урнаштырылачак, ә система нинди темаларның укучыда кыенлыклар тудыруын билгеләячәк. Биремнәрне үтәгәннән соң, имтиханда шул ук проблемаларга юлыкмас өчен, укучылар хаталар өстендә эшләргә материаллар алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot