news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бәясе 3 млн сумнан арткан торак сатканда салымны гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр

Россиядә торак сатып яңасын алган вакытта керемгә исәпләнә торган салым суммасының күләме үзгәрергә мөмкин. Ул 1 миллион сумнан 3 миллион сумга кадәр артыр дип көтелә. Бу турыда «Известия» басмасы РФ Премьер-министры Михаил Мишустин адресына җибәрелгән тәкъдимгә сылтама белән хәбәр итә.

Тәкъдимне эшләгән федераль компаниядә аңлатуларынча, хәзер фатирлар һәм шәһәр читендәге йортларны сатып алып, аларны яңадан 5 ел эчендә саткан вакытта салым алына. Ә бердәнбер торак саткан очракта – өч ел эчендә. Әмма соңгы елларда торак бәяләре үсешен исәпкә алып (уртача +60 процент), – бу сумманың күләме җитәрлек түгел.

Шул рәвешле, әлеге сумманы арттыру торак сатып алганда чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Тәкъдим Россия Хөкүмәте Аппаратына кертелгән һәм Финанс министрлыгына җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100