Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда башлангыч мәктәп укучылары өчен форма эскизларын әзерләү конкурсы уза
Татарстан укучылары, ата-аналары һәм педагоглары башлангыч сыйныф укучылары өчен мәктәп формасының иң яхшы эскизын әзерләүдә катнашырга чакыралар. Әлеге Бөтенроссия конкурс ике категориядә — сигез яшьтән алып 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, шулай ук педагоглар һәм ата-аналар арасында узачак.
Экспертлар 45 иң яхшы проектны сайлап алачак. Конкурс нәтиҗәләре 15 августта Россия мәктәп укучылары хәрәкәте сайтында басылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу өчен РДШ.РФ сайтында теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз