Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә башкорт балы беренче булып «хәләл» сертификаты алды

Башкортстан — «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасының яңа стандартлары буенча Россиядә балга «хәләл» сертификаты алган беренче төбәк. Тиешле сертификатны «Алтын Чолык» автоном коммерцияле булмаган учреждениесенә «Россия сыйфат системасы — Хәләл сертификатлаштыруны үстерү перспективалары турында» түгәрәк өстәлдә тапшырдылар. Ул «Безнең бренд» VII махсуслашкан күргәзмә кысаларында узды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында аңлатуларынча, сертификатланган продукцияне «хәләл» стандартын таныган барлык илләрдә дә сатарга мөмкин.
«Хәләл» сертификаты башкорт балына бу базарларга чыгарга яки әлеге процессны җиңеләйтергә мөмкинлек бирүче төп шартларның берсе булып тора, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз