news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә баш мие яман шешенә каршы вакцина барлыкка килергә мөмкин

Россиядә баш мие яман шешенә каршы вакцина барлыкка килергә мөмкин
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ» ​

Россиядә баш мие яман шеше — глиобластомага каршы вакцина барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости Федераль медицина-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцовага сылтама белән хәбәр итә.

Ноябрьдә агентлык әлеге вакциналарны тикшерү процедуралары азагына якынлаша, дип хәбәр иткән иде.

«2026 елда глиобластомага каршы онковакцинаны куллануга рөхсәт алырбыз, дип өметләнәм. Беренче вакцина пептидлы булачак, ул «Глиопепт» дип аталачак. Ә ел азагында без глиобластомага каршы мРНК-вакцина — «Глиорна»ны куллануга да рөхсәт алачакбыз», — дип сөйләде Скворцова.

news_right_1
news_right_2
news_bot