news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә банан үстерү өчен беренче теплица төзелә башлады

Россиядә банан үстереләчәк беренче теплица төзелә башлады. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут «Биопром» форумының төп стратегик сессиясендә хәбәр итте . «Бездә хәзер банан үстерү өчен беренче теплица төзелә башлый», – дип министр сүзләрен китерә ТАСС.

Узган елның ноябрендә Лут хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясендә, Казахстандагы кебек, банан үстерергә планлаштыралар. 2025 елның июлендә Россия Хөкүмәте бананнарны илнең авыл хуҗалыгы продукциясе исемлегенә кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot