news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә балга ГОСТ стандарты кертергә мөмкиннәр

Россиядә бал өчен сыйфат стандарты барлыкка килергә мөмкин, диелә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәрендә. «Российская газета» шул турыда яза.

Ул базарда контрафакт өлешен киметү өчен кирәк, дип аңлаттылар ведомствода.

Бүгенге көндә «бал» термины законлы рәвештә беркетелмәгән һәм бу продуктны идентификацияләү өчен төгәл характеристикалар юк. Нәтиҗәдә, кайбер төбәкләрдә ялган продукт өлеше 70 процентка җитә. Мәсәлән, ярты очракта балның төре тышлыкта язылганнарга туры килми, ягъни көнбагыштан җыелган арзан бал акациядән яки кандала үләненнән (донник) җыелган кыйммәтрәк бал итеп күрсәтелә. Шуңа күрә башта тиешле закон проекты кабул итәргә кирәк, ә аннан соң Росстандарт ГОСТ (дәүләтара стандарт) эшләячәк, дип билгеләп үтәләр министрлыкта.

Россия бүгенге көндә дөньяда иң күп бал җитештерүче илләр бишлегенә керә, безнең илдә бу продукт ел саен 70 мең тоннага кадәр җыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100