news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә балалы гаиләләр өчен айлык салым чигерүләре ике тапкыр артты

Россиядә балалы гаиләләр өчен айлык салым чигерүләре ике тапкыр артты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2025 елдан Россиядә балалы гаиләләр өчен айлык салым чигерүләре күләме ике тапкыр артты. РИА Новости агентлыгында искәртүләренчә, шул хактагы үзгәрешләрне Финанс министрлыгы әзерләгән, аларны Хөкүмәт депутатлар һәм эшкуарларның идеяләрен исәпкә алып кабул иткән.

Әйтик, 1 гыйнвардан икенче балага физик затлар кеременә салым буенча салым чигерүләре – 2,8 мең, ә өченче һәм шуннан соңгыларына 6 мең сум тәшкил итә. Үзгәрешләр беренче балага каралган түләүнең күләменә кагылмады – ул элеккеге кебек үк 1,4 мең сумга тигез.

Моннан тыш, салым чигерүләрен тәкъдим итү өчен чик кереме планкасы да артты. Хәзер ул 450 мең сумга җитә.

Салым чигерүен алу өчен гариза язарга кирәкми - салым агенты аны булган белешмәләр нигезендә тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot