news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә балалар уенчыкларына ГОСТ гамәлгә керде

Бүгеннән Россиядә балалар уенчыкларына ГОСТ гамәлгә керде. Документта уенчыклар өлкәсендәге төп атамалар һәм билгеләмәләр урын алган. Шулай ук дәүләт стандарты буенча уенчыкларны яшь, эшчәнлек төре, тәрбияви билгеләнеше, уенчыклар ясалган төп материалның төре һәм эшләү ысулы буенча классификацияләгәннәр, дип яза ТАСС агентлыгы.

Стандартка уенчыкларны кулланганда килеп туарга мөмкин булган потенциаль куркынычлар исемлеге дә өстәлгән. Мәсәлән, уенчыклар гигиена күзлегеннән куркыныч булырга, кайбер уенчыклар җәрәхәтләргә (динамик, өйдә файдалану өчен билгеләнгән уенчыклар), сабыйны ток сугарга мөмкин (лампалы курчак йорты), ә кайбер уенчыклар белән баланың буылу куркынычы да бар (кечкенә күләмдәге предметлар).

Кайбер уенчыклар биологик куркыныч тудыра (кулинария темасына багышланган өстәл уеннары). Башка уенчыклар химик (бармак белән рәсем ясау өчен буяулар) яктан куркыныч, кайберләре хәтта янгын (кабынып китүчәнлеге югары булган материаллар) чыгарырга да мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot