news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 30 мең сумга кадәр артырга мөмкин

Россиядә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене 30 мең сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр. Тиешле закон проектын Россия Федерациясе Хөкүмәтенә ЛДПР фракциясе депутатлары җибәргән. Документның текстын үзенең телеграм-каналында фракция башлыгы урынбасары Ярослав Нилов бастырып чыгарды.

Депутатлар «Балалары булган гражданнарга пособиеләр турында»гы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Хәзерге вакытта, индексацияләрне исәпкә алып, бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 20 мең 472 сум 77 тиен тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада РФ Президенты Владимир Путин бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле бердәм универсаль пособие кертү турындагы законга кул куйды. Элегрәк РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аның уртача күләмен атадылар – пособие уртача 13 мең 900 сум тәшкил итәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100