news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бала табу яшендәге хатын-кызлар саны кимү дәвам итә

РФ вице-премьеры Татьяна Голикова КПРФ фракциясе утырышында Россиядә репродуктив яшьтәге хатын-кызлар саны буенча борчулы фаразлар яңгыратты. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Хәзерге вакытта мондый хатын-кызлар 34 миллионга якын исәпләнә, әмма 2046 елга аларның саны 27 миллионга кадәр кимиячәк. Голикова искәрткәнчә, демографик сәясәтнең беренче концепциясен формалаштырганда аларның саны 39 миллионнан артык булган.

Шулай ук вице-премьер билгеләп үткәнчә, киләсе елда репродуктив яшьтәге хатын-кызлар арасында иң аз санлы төркем 20 дән 29 яшькә кадәргеләр булачак – алар 7,18 млн кеше калачак. Фаразларга караганда, бу күрсәткеч 2038 елга гына үсә башлаячак, бу төркемнең саны 9,38 млн га җитәчәк.

Голикова сүзләренчә, демография кимүгә карамастан, илдә ике һәм өч бала табарга теләүче гаиләләр күп. Әйтик, бүген россиялеләрнең 38 проценты ике балалы гаилә моделен оптималь дип саный, ә 39 проценты – өч балалыны. Чагыштыру өчен, ун ел элек сораштырылганнарның 53 проценты бер балага йөз тоткан. Шул ук вакытта бер бала тууны җитәрлек дип санаучылар өлеше 10 проценттан 3 процентка кадәр кимегән.

Россиядә беренче баланы уртача 26 яшьтә табалар, ди Голикова.

news_right_1
news_right_2
news_bot