news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә аз керемлеләрне физик затлар кеременә салым түләүдән азат итәргә тәкъдим иттеләр

РФ Хөкүмәте һәм сәнәгатьчеләр һөнәри берлекләр белән бергә аз керемлеләрне физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләүдән азат итәргә тәкъдим итте, дип яза РБК.

Билгеләп үтелгәнчә, шул хактагы пункт Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге, Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе тарафыннан имзаланган хезмәттәшлек турындагы килешүдә күрсәтелгән. Әлеге пункт буенча Россиядә «нәтиҗәле салым сәясәте» үткәрергә тәкъдим ителә, ул «социаль һәм икътисади тигезсезлекне» бетерә алачак.

Яклар, үз чиратында, «яшәү минимумы күләмендә керемнәрнең салым салынмый торган НДФЛ минимумы»н билгеләү юнәлешендә эшләргә тиеш. Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге вице-президенты Федор Прокопов әйтүенчә, алга таба бу мәсьәләне социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре комиссиясе кысаларында тикшерергә телиләр.

Искәртеп узабыз, Россиядә бер кешенең уртача кереме төбәктә соңгы өч ай өчен яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган гаиләләрне аз керемлеләр рәтенә кертәләр. Салым консультанты Вадим Зарипов сүзләренчә, әгәр яшәү минимумыннан салым алсаң, бу гражданнарның болай да аз булган керемнәре кимүгә китерәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, ул яшәү минимумы күләмендәге керемнәрне физик затлар кеременә салымнан азат итү максатка ярашлы булачак дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100