Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә аз керемлеләр өчен дисконт карталары барлыкка килергә мөмкин
Россиядә аз керемле гражданнар өчен ташламалы карталар барлыкка килергә мөмкин. Бу закон проекты Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан әзерләнгән, дип хәбәр итә «Известия» авторларның берсе - хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән.
Басмада ачыклауларынча, карта белән хезмәт күрсәтү, дару һәм продукт өчен түләп булачак. Шул ук вакытта кибетләр һәм даруханәләр программага ирекле рәвештә кушылачак. Алар ташламалар бирә торган товарларның вакытын һәм исемлеген үзләре билгели.
«Алар өчен бу проект шулай ук файдалы булачак: ул сатып алучылар агымын тәэмин итәчәк», - дип уйлый Нилов.
Инициатива кабул ителгән очракта, картадан яшәү минимумыннан кимрәк акча ала торган россиялеләр файдалана ала. Россиядә аның күләме 13,9 мең сум тәшкил итә.
Авторлар фикеренчә, закон 2023 елдан эшли башларга мөмкин. Картаны россиялеләр социаль яклау органнарында яки күп функцияле үзәктән алачак.
Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча 1 июньнән илдә минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы күләме артты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз