news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә автомобиль паркының өчтән ике өлеше ун елдан искерәк машиналарга туры килә

Россиядә, Дәүләт автоинспекциясенең 2026 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларына караганда, теркәлгән транспорт чараларының 67,7 проценты ун елдан искерәк. Әле бер ел элек мондыйларның өлеше нибары 42,3 процент тәшкил иткән, дип яза «Коммерсанть» газетасы.

Ун елдан да элегрәк җитештерелгән 35,3 миллионнан артык җиңел автомобиль, 6 миллионнан артык йөк автомобиле, 460 мең автобус һәм 4,6 миллионнан артык башка транспорт чарасы исәпләнә. Шулардан 23,7 млн нан артык җиңел автомобиль, 4,9 млн нан артык йөк машинасы, 330 мең автобус һәм 3,9 млн га якын башка транспорт чарасы 15 елдан да искерәк.

Гомумән алганда, Россиядә 68,6 миллионнан артык транспорт чарасы теркәлгән: 52,9 миллионга якын җиңел автомобиль, 8 миллионнан артык йөк машинасы, 757 мең автобус һәм 7 миллионга якын башка төр транспорт.

Шул ук вакытта, «Автостат» мәгълүматларына караганда, 2025 ел нәтиҗәләре буенча РФдә яңа җиңел машиналар сату 15,6 процентка, эре тонналы йөк машиналары – 54 процентка, ә урта тонналылары – 44 процентка кимегән.

Илдә электромобильләр саны бер ел эчендә 65,7 меңнән 82,5 меңгә кадәр арткан, ә гибридлар – 310 меңнән 447,7 меңгә кадәр. Шул ук вакытта газ ягулыгында эшләүче машиналар саны 2025 ел нәтиҗәләре буенча 2,9 миллионнан 2,3 миллионга кадәр кимегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot