news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә автомобильләрне теркәү кагыйдәләре үзгәрде

Россия Хөкүмәте транспорт чараларын Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә теркәү кагыйдәләрен үзгәртте. Карар 3 майда үз көченә керде.

Документ нигезендә, яңа хуҗа автомобильне исәпкә кую өчен ЮХИДИ хезмәтенә гаризаны 10 көн эчендә бирергә тиеш. Автомобиль сатып алганнан соң, машина заводтан чыккач, яки транспорт чарасы Россия территориясенә бер елдан озаккарак вакытка кертелгән очракта гаризаны 10 көн дәвамында тапшыру сорала, дип яза «Известия».

news_right_1
news_right_2
news_bot