news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә автомобиль номерларында флаг рәсемен урнаштыру мәҗбүри була

Автомобиль номерларында Россия флагы рәсеме мәҗбүри була. Законга төзәтмәләрне 2024 ел азагына кадәр кертү планлаштырыла, дип яза телеграм-каналында Дәүләт Думасы Мәгълүмати сәясәт комитеты башлыгы Александр Хинштейн.

Аның сүзләренчә, флаг, яңартылган ГОСТ нигезендә, автомобиль билгесенең аскы уң як почмагында урнаштырылырга тиеш.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, бу идея турында аңа язылучысы әйткән. Шуннан соң депутат РФ Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарәсенә мөрәҗәгать иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot