news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә аучыларга яңа таләпләр кертелә

2025 елның 1 сентябреннән «Ау турында» Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Аучылык билеты алган кешеләр 100-200 сораудан торган тест узарга тиеш булачак. Бу хакта бүген ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Казанда йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«Болар барысы да хокук бозулар куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Белемнәрне тикшерү буенча Федераль закон таләпләрен үтәү өчен махсус җиһазландырылган кабинет кирәк булачак», - диде ул.

Батков мәгълүматлары буенча, ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты автоматлаштырылган программа комплексы сатып алырга планлаштыра. Булачак аучылар ЮХИДИда имтихан тапшыру системасы аналогиясе буенча тест узачак дип көтелә.

Шулай ук республикада ел саен 2,5 меңгә якын граждан аучылык билетлары ала, дип билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100