Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә әтиләргә бала туганнан соң түләүле ял бирергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов әтиләргә бала туган яки уллыкка алган көннән алып беренче өч ай эчендә 14 көнгә түләүле ялга хокук бирергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.
«Хезмәткәргә 14 календарь көн дәвамындагы өстәмә түләүле отпускка хокук бирү тәкъдим ителә, аны тулысынча йә бала туган көннән алып беренче өч ай эчендә өлешләп файдалану мөмкинлеге бирелә», - диелгән мөрәҗәгатьтә.
Инициативаны шулай ук бала туу очракларына гына түгел, уллыкка алу йә балага опека билгеләү очракларына да куллану тәкъдим ителә.
Дәүләт Думасы вице-спикеры фикеренчә, бала туганнан соң беренче айлар гаилә өчен иң катлаулы чор булып тора, ә әтинең бала карауга, анага ярдәм итүгә һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә законлы рәвештә өстәмә вакыт багышлау мөмкинлеге ананың һәм баланың сәламәтлеген саклауга, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм милли демографик максатларга ирешүгә ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз