news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә әти-әниләрнең икесен дә декрет ялына җибәрә башларга тәкъдим иттеләр

«Отцы рядом» төбәкара иҗтимагый оешмасы декрет ялының яңа формасын тәкъдим итте. Ата-аналарның икесенә берьюлы бала карау өчен отпускка чыгу мөмкинлеге бирергә һәм хезмәт хакын тулы күләмдә саклап калырга тәкъдим ителә. Бу хакта «Абзац» яза.

Хәрәкәтнең рәисе Иван Курбаков фикеренчә, мондый чара гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм, нәтиҗә буларак, демографияне арттырырга ярдәм итәчәк.

«Ата-аналарның икесе дә финанс тотрыклылыгын югалтудан курыкмаса, гаилә парларының бала табу теләге артачак. Гаиләнең кереме кимүдән курыкмау – көчле стимул», - дип аңлатты җәмәгать эшлеклесе.

Мондый чара әниләргә бурычларны әти кеше белән бүлешергә, ярдәм алырга һәм бала тапканнан соң депрессия һәм стресска бирешү дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк, дип өстәде ул. Шул ук вакытта дәүләт, эш бирүчеләрне субсидияләп, аларны декрет ялларыннан курыкмаска этәрә. Бу кадрлар еш алышынуны һәм бизнесның югалтуларын киметәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot