Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә «ата-аналар хезмәт хакы» булдырырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов Россиядә бала карау сәбәпле эшләмәүче ата-ананың берсенә айлык түләүләр кертергә тәкъдим итте. Тиешле мөрәҗәгатьне ул хезмәт министры Антон Котяковка юллаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Инициатива эшләмәүче ата-анага бала караган һәм тәрбияләгән өчен яшәү минимумы түләүне күздә тота.
«Шул ук вакытта эшләмәүче ата-ана һәр бала туганда мондый түләүләр алырга хокуклы булырга тиеш», - диелә хатта.
Миронов Киров өлкәсендә «дәү әни хезмәт хакы» дигән рәсми булмаган исем алган ярдәм чарасы гамәлдә булуын искә төшерде. Ул өч яшькә кадәр балаларны караган эшләмәүче әбиләргә, бабайларга һәм башка туганнарга түләүләрне күздә тота.
Шуның белән бергә парламентарий фикеренчә, гамәлдәге модель яшь аналарны гаилә керемнәрен саклап калу өчен эшкә иртәрәк кайтырга этәрә, ә «ата-аналар хезмәт хакы» хатын-кызларга эшкә чыгу-чыкмауны мөстәкыйль рәвештә сайларга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз