Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Артист көне уңаеннан Рәшидә Җиһаншинага истәлек тактасы ачылды
Казанның Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты диварына ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Рәшидә Җиһаншинага истәлек тактасы куелды. Россия театр әһелләре берлеге инициативасы белән игълан ителгән Артист көне Татарстанда шулай билгеләп үтелде.
Истәлек тактасын ачу тантанасы Актерлар йортында эшләп килүче «Репетиция» балалар театр студиясенә йөрүче София Еремееваның чыгышы белән башланып китте. Кыз бала, Рәшидә Җиһаншинаның яшьлеген искә төшереп, шигъри композиция башкарды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Мемориаль тактаны символик ачу Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллинга һәм Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәевка тапшырылды.
«Мин үзендә иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлекне сыйдыра алган кешеләрне уникаль дип саныйм. Чөнки бу – бик катлаулы. Рәшидә апа, чыннан да, шундый уникаль кеше булган. Ул үз үрнәгендә театр сәнгатенең ничек үсәргә тиешлеген күрсәткән. Яшь буын өчен аның иҗат юлы һәм тормыш юлы үрнәк булып тора», - диде чыгышында мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ул, истәлек тактасын ачу тантанасына килгән рәсми зат буларак, театр әһелләрен Артист көне белән тәбрикләде. «Артист һөнәре – авыр йөк. Аны һәркем күтәреп бара алмый. Сезгә тамашачыга эмоцияләр бүләк итүегез өчен рәхмәт», - диде ул.
Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев тантанага кешеләр күпләп килү – Рәшидә Җиһаншинага хөрмәт билгесе, дип билгеләп үтте. «Бүген зур вакыйга. Беренче чиратта, Константин Станиславскийның туган көне. Бу бәйрәм киләчәктә халыкара булыр, дип уйлыйм, чөнки бу шәхес бөтен дөньяныкы», - дип башлады ул чыгышын һәм бөтен театр әһелләрен бәйрәм белән котлады.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фәрит Бикчәнтәев Актерлар йорты диварында әлеге истәлек тактасы барлыкка килү – бик табигый, дип искәртте. «Актерлар йорты Марсель Сәлимҗанов исемен йөртә. Нәкъ менә Рәшидә Җиһаншина Камал театрына Марсель Сәлимҗановны китергән кеше. Ул озак еллар Марсель Сәлимҗановның саклаучы фәрештәсе булып торган. Шуңа күрә бу очраклы түгел», - дип аңлатты ул.
Ул, сүз уңаеннан, мемориаль такта өчен финансларны Россия театр әһелләре берлеге аппараты бүлеп бирүен ассызыклады. Шулай ук Бикчәнтәев Татарстан мәдәният министрлыгына, шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде.

Мемориаль тактаның авторы Венера Абдуллина, үз чиратында, шундый зур шәхеснең портреты белән эшләү бәхет булуын билгеләп үтте. Ул үзенә шундый ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте. Мемориаль тактаны ачу тантанасына килүчеләр скульптур композициянең сыйфатын югары бәяләде.
«Барыбызны да шушы уңышлы барельеф белән котлыйм. Монда тышкы охшашлык турында гына да сүз бармый. Рәшидә апаның эчке дөньясы чагыла, энергетикасы сизелеп тора», - диде Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин. Рәшидә Җиһаншина белән бер сәхнәдә уйнаган шәхесләр буларак, алар Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина белән бергә чыгыш ясады.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Заманында Рәшидә Җиһаншина белән бер сәхнәдә уйнаган актер аның иҗат юлы турында сөйләде. «Театрда тынгысыз, битараф булмаган кешеләр була һәм алар иҗатта якты эз калдыра. Рәшидә апа Җиһаншина шундыйларның берсе иде. Рольләре күп булган актриса, үз өстенә йөк алып, директор да була. Театрга яшь режиссер Марсель Сәлимҗановны алып килеп, театр яңа сулыш өрә», - дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Рәшидә Җиһаншинаның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру өчен, Илдар Хәйруллин аның Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеген (Театр әһелләре берлеге) җитәкләвен, Казан театр училищесында курс чыгаруын, соңрак «Инсаният» студиясен оештыруын, үзе дә пьесалар язуын сөйләде.
«Рәшидә апа күп кеше белән аралашты. Бөтен кешегә ярап булмый, аңа үпкәләгән кешеләр дә булгандыр. Ләкин ул бервакытта да сер бирмәде, үзенчә яшәде. «Мине ничек бар – шулай кабул итегез», дип яшәде. Икейөзлеләнмәде, сүз йөртмәде, үч сакламады. Минем өчен ул чын мәгънәсендә егет кеше булды», - дип дәвам итте ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Илдар Хәйруллин мондый мемориаль такталарның яшь буын өчен кирәк булуын ассызыклады. «Бүген ишетелгән барлык матур сүзләр Рәшидә апа рухына дога булып », - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Тантанада шулай ук Рәшидә Җиһаншинаның улы Рафаэль, оныгы Антуан, туганнан туган сеңлесе Юлия Җиһаншина да чыгыш ясады. Рәшидә Җиһаншинаның Канадада яшәүче оныгы, танылган дирижер Айрат Ишморатовтан килгән телеграмма да укылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз