Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Артист көне барлыкка киләчәк
Профессиональ бәйрәм күренекле шәхес Константин Станиславский туган көндә – 17 гыйнварда билгеләп үтеләчәк.
Россиядә Артист көне барлыкка киләчәк. Ул СССРның беренче халык артисты, актерлык осталыгы системасын барлыкка китергән күренекле шәхес Константин Станиславский туган көндә – 17 гыйнварда билгеләп үтеләчәк.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин алты ай эчендә яңа профессиональ бәйрәмне календарьга беркетергә йөкләмә биргән. Әлеге документ Хөкүмәт сайтында басылган.
Бәйрәм театр, кино, цирк артистларына, шулай ук, музыкантларга һәм эстрада башкаручыларына кагыла.
Профессиональ бәйрәмне булдыру тәкъдиме белән РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз