news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ана капиталына 12 миллионнан артык сертификат бирелгән

Программа башланганнан бирле 12 миллионнан артык россияле ана капиталы алуга сертификатлар алды, дип белдерде Федерация Советының социаль комитеты башлыгы урынбасары Елена Бибикова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Сенатор билгеләп үткәнчә, әлеге түләүләр күләме якынча 3,5 трлн сум тәшкил иткән.

«Программа башланганнан бирле 12 миллионнан артык сертификат бирелде, акча күләме якынча 3,5 триллион сум тәшкил итте», – диде ул.

Бибикова ана капиталын торак шартларын яхшырту өчен файдаланырга, шулай ук балаларны укытуга, ана пенсиясен формалаштыруга, инвалид балаларны адаптацияләү өчен җиһазлар сатып алуга, шулай ук аз керемле гаиләләр өчен айлык түләүләргә юнәлдерергә мөмкин, дип искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot