news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ана капиталын таунхаусларны реконструкцияләүгә тотарга мөмкин булачак

Россиядә балалы гаиләләр өчен ана капиталын файдалану мөмкинлекләре киңәйтелгән. Хәзер гражданнар акчаны төзелеш тукталган йортларны, яки таунхаусларны реконструкцияләүгә тота алачак. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Ана капиталын яисә акчаның бер өлешен планлаштырыла торган яисә үткәрелә торган ремонтка гына түгел, ә реконструкция тәмамланган очракта чыгымнарны компенсацияләүгә дә тотарга мөмкин. Шулай ук эш үз көчең белән яки төзелеш оешмасын җәлеп итеп алып барылуы мөһим түгел. Беренче очракта акча ата-ананың берсенә, икенчесендә төзелеш оешмасы исәбенә күчереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100