news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ана капиталын бирү тәртибе катгыйландырылды

Россиядә ана капиталын бирү тәртибе катгыйландырылды
Фото: © «Татар-информ»

Ата-аналар Россия гражданлыгын алганчы чит илдә туган балалары өчен ана капиталы бирү туктатыла. Бу закон проектын беренче укылышта Дәүләт Думасы кабул итте.

Шул рәвешле, законда туганда Россия гражданлыгы булган балаларга гына түләү каралган. Шул ук вакытта ана капиталын алучы да Россия гражданы булырга тиеш.

Мондый нечкәлекләр гражданлык турындагы закон белән билгеләнә. Мисал өчен, ата-аналарның икесе дә Россия гражданнары яки аларның берсе чит ил кешесе, әмма бала Россия территориясендә туган очракта ана капиталын алырга мөмкин.

«Шулай итеп, документ үз көченә кергәннән соң, Россиягә килгән һәм РФ гражданлыгы алган чит ил кешеләре моңа кадәр чит илдә туган балаларга ана капиталын ала алмаячак», - диелә парламентның түбән палатасы Телеграм-каналында.

Федерациянең яңа субъектларында яшәүчеләр Россия гражданлыгы алу нигезләренә һәм срокларына карамастан, ана капиталын алырга мөмкин, дип төгәлләштерелә. Агымдагы ел башында Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләр өчен әлеге программаны киңәйтергә тәкъдим итте.

«Хәзер яңа субъектларда яшәүчеләр дә ана капиталына хокуклы. Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә ана капиталын гаиләләрдә 2007 елдан бирле туган балаларга бирергә тәкъдим итәм. Ягъни бу программа Россиядә эшли башлаганнан алып», - диде ул Федераль Җыенга юлламаны игълан итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100