Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ана капиталын балаларны укыту өчен түләүгә тоту тәртибен гадиләштерделәр
Дәүләт Думасы ана капиталы акчасын балаларны укыту өчен түләү процедурасын гадиләштерә торган закон кабул итте.
«Ата-аналарга Россия Пенсия фондына белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешү-шартнамә бирергә кирәкми. Түләүгә акчаларны артык белешмәләрсез онлайн режимда җибәрергә мөмкин. Ата-аналарга ана капиталы акчаларын балаларга белем бирү өчен түләүгә юнәлтү турында гариза бирү дә җитә», - дип аңлаттылар Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.
Документ нигезендә, уку өчен түләүгә ана капиталы акчаларын файдалану турындагы гариза буенча карар кабул итүгә кирәкле белешмәләр Россия Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан соратылырга мөмкин.
Алар аны түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтүне гамәлгә ашыра торган һәм Россия Пенсия фонды белән тиешле килешү төзегән оешмадан ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз