Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ипотеканы ана капиталы ярдәмендә түләү тәртибен гадиләштерделәр
Россиядә балалы гаиләләргә ипотеканы ана капиталы ярдәмендә рефинанслау процедурасын гадиләштерделәр. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хөкүмәт ана капиталы акчаларын ипотеканы рефинанслауга файдалану өчен заемчылар Пенсия фондына бирергә тиешле мәҗбүри документлар исемлегенә үзгәрешләр кертте. Рефинанслаучы банктан беренчел кредитны түләүгә акча җибәрүне раслаучы белешмә исемлектән төшереп калдырылды», – диелә хәбәрдә.
Заемчылар башта ипотека биргән банктан кредит алу турында документ бирергә кирәк. Бу балалы гаиләләргә торак сатып алуга яки төзүгә алынган кредитны тизрәк рефинансларга ярдәм итәчәк.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Пенсия фонды ир-атлардан ана капиталына гаризалар кабул итә башлаган. Алар билгеле бер очракларда гына ана капиталы сертификатын алырга мөмкин. Быел 1 майдан мондый очраклар исемлеге киңәйтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз