news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле 14,5 млн сертификат бирелгән

Россиядә 2007 елда ана капиталы программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле якынча 14,5 миллион сертификат бирелгән. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хисап белән чыгыш ясаганда хәбәр итте, дип тапшыра ТАСС.

«Президент әлеге механизмны гамәлгә керткәннән бирле 14,5 миллион сертификат бирелде. Ана капиталы программасын 2030 елга кадәр озайттык», - дип билгеләп үтте Россия Хөкүмәте башлыгы депутатлар алдында чыгыш ясаганда.

Ана капиталы алтынчы ел рәттән беренче бала туганда ук билгеләнә. Хөкүмәт 2022 елдан түләүне бүгенге көндәге инфляция дәрәҗәсе нигезендә индексацияләүгә яңадан күчте. Ана капиталыннан файдалану мөмкинлекләре елдан-ел арта, дип ассызыклады Мишустин.

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде, хөкүмәт ел дәвамында балалар тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм күрсәтүне көчәйтте, дип өстәде шулай ук РФ Премьер-министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100