news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә җәмәгать транспортында билетсыз баручы инвалидларны төшереп калдыру тыелды

Дәүләт Думасы инвалидларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыя торган закон кабул ителде. Документ парламент түбән палатасының электрон базасында урнаштырылган.

Закон нигезендә, озатучысыз барган I төркем инвалидын билет яки транспортта күп тапкыр йөрү өчен бирелгән билеты булмаса да, җәмәгать транспортыннан төшәргә мәҗбүр итәргә ярамый. Хокук бозган өчен машина йөртүчегә, кондукторга һәм вазифаи затларга 30 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Дәүләт Думасы 16 яшькә кадәрге балаларны үзләре генә автобуста, троллейбуста яки трамвайда барганда төшереп калдыруны тыю турында да закон кабул иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot