news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды

Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды. Ял көне дүшәмбегә күчерелү сәбәпле, шимбә эш көне булачак.

Нәтиҗәдә бәйрәм көннәре 28 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Аннары россиялеләрне 2 һәм 3 майда ике көнлек эш атнасы көтә.

Хезмәт һәм язга багышланган 1 май бәйрәме күп кенә илләрдә билгеләп үтелә һәм төрле исемнәргә ия. Совет чорында бу көнне бөтен дөнья эшчеләре белән теләктәшлек белдергән лозунглар астында төсле демонстрацияләр уза иде. Хәзер Беренче май – күп гаиләләрдә бәйрәм ителә торган традицион ял көне. Шәһәрләрдә бәйрәм концертлары, автоузышлар һәм йөрешләр уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100