Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә алимент түләмәүчеләрнең ачык реестры барлыкка киләчәк
Бүген РФ Дәүләт Думасы пленар утырышта икенче һәм өченче укылышта алимент түләмәүчеләрнең ачык реестрын булдыру турында закон кабул итте. Бу хакта Федераль Җыенның түбән палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Закон үз көченә кергәч, реестрга балигъ булмаган, балигъ булган эшкә сәләтсез балаларны яки эшкә сәләтсез ата-аналарны тәэмин итү өчен акча түләмәгән өчен административ яки җинаять эшләре кузгатылган алиментлар буенча бурычлы кешеләр, шулай ук моның өчен суд приставлары тарафыннан эзләүгә игълан ителгән кешеләр турында мәгълүмат кертеләчәк.
Алиментлар буенча бурычлыларның эшкә урнашканлыгы турында актуаль мәгълүмат алу өчен Суд приставларының федераль хезмәте бердәм электрон система ярдәмендә РФ Пенсия һәм социаль иминият фонды белән хезмәттәшлек итәчәк.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, «алимент түләмәүчеләрнең ачык реестры бала файдасына акча алырга мөмкинлек бирәчәк».
Дәүләт Думасы спикеры бурычлы кешегә реестрга кертелүе турында тәүлек дәвамында хәбәр итәчәкләрен әйтте. Алимент түләмәүчене кара исемлеккә керткәннән соң, аның турында мәгълүмат бурыч тулысынча түләнгәнче ачык рәвештә сакланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз