news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә алдагы озын ял көннәре июнь аенда булачак

Россиядә агымдагы эш атнасы кыска булачак – Җиңү көненә багышланган яллар 10 майга кадәр дәвам итте. Производство календаре нигезендә, июнь аенда безне чираттагы озын яллар көтә.

12 июньдә илдә Россия көне билгеләп үтелә. 2022 елда ул якшәмбегә туры килә. Шунлыктан эшләми торган көннәр 11еннән 13 июньгә кадәр дәвам итәчәк, ә алдагы эш атнасы кыска (дүрт көн) булачак.

Яңа ел бәйрәме алдыннан соңгы озын яллар ноябрьдә көтелә, ул вакытта Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәкбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100