news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк

Россиядә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Мәгариф министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, федераль график нигезендә «1-8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен җәйге каникуллар озынлыгы – 8 атнадан да ким түгел».

9 нчы сыйныф укучыларының каникуллары дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесенә бәйле.

Мәктәпләр федераль графикны үзгәрешсез кулланырга яки төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып үзләренчә эшләргә мөмкин. Кайбер очракларда белем бирү процессында катнашучыларның фикере исәпкә алына, дип билгеләделәр Мәгариф министрлыгында.

Яңа уку елы 1 сентябрьдә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot