news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә аерылышу өчен дәүләт пошлинасы 5 мең сумга кадәр артачак

1 гыйнвардан Россиядә аерылышу өчен дәүләт пошлинасы күләме 8 тапкырга диярлек арта, ягъни 650 сумнан 5000 сумга кадәр җитә. Бу хакта РИА Новости Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендәге хокук тәртибе үзәге җитәкчесе Александр Хаминскийга сылтама белән хәбәр итә.

Россиядә пошлинаны ЗАГС бүлекләрендә аерылышуны теркәү вакытында түләргә туры киләчәк. Инициатива авторларының өметләнүенә карамастан, бу парларның мөнәсәбәтләрне өзү карарына йогынты ясамаячак, дип белдерә юрист.

news_right_1
news_right_2
news_bot