news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә аэропортлар челтәрен модернизацияләүгә кимендә 250 млрд сум юнәлдереләчәк

Россиядә гражданнарның авиация мобильлеген арттырырга планлаштыралар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында әйтте.

«Авиаочышлар тагын да үтемлерәк булырга тиеш. Гражданнарның авиацион мобильлеген арттырырга кирәк. 2030 елга Россиядә авиаэлемтәнең интенсивлыгы узган елга караганда 1,5 тапкырга артырга тиеш», - дип билгеләп үтте Президент.

Моның өчен эчке һәм төбәкара һава юллары үсешен тизләтергә планлаштыралар. Хөкүмәт алдында 6 ел эчендә 75 һава гаване инфраструктурасын модернизацияләү бурычы тора. Бу Россия аэропорты челтәренең өчтән береннән артыгы була. Шул максатларга ким дигәндә 250 млрд сум күләмендә акча юнәлдереләчәк.

Моннан тыш, Россия авиакомпанияләренең авиация паркын үзебезнең ил самолетлары хисабына яңартырга кирәк булачак. Алар сыйфат, уңайлылык һәм иминлек буенча барлык заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш.

«Катлаулы мәсьәлә - чит илдән артык күп авиация транспорты сатып алдык, ә үз производствобызны үстермәдек», - дип борчылуын белдерде Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100