news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 7 сәгатьтә 151 дошман БПЛАсы юк ителгән

16 июньдә иртәнге 7:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Россия төбәкләрендә 151 дошман БПЛАсы юк ителгән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Мәскәү вакыты буенча сәгать 7:00дән 14:00гә кадәр һава һөҗүменә каршы дежур чаралар Белгород, Брянск, Курск, Воронеж, Орёл, Ростов, Липецк, Ярославль, Владимир, Смоленск, Рязань, Түбән Новгород, Тула, Калуга өлкәләре, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Кырым Республикасы территорияләре һәм Азов һәм Кара диңгезләр акваторияләре өстендә Украинаның 151 самолет тибындагы пилотсыз аппаратын бәреп төшерде һәм юк итте», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot