news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 6 миллионнан артык пенсионер өстәмә түләүләр ала

Россия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, 2024 ел ахырына илдә 6,1 миллионнан артык пенсионер пенсияләренә өстәмә социаль түләүләр ала, бу аларның керемнәрен үз төбәкләрендә пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

2,9 миллион кеше - федераль, 3,2 миллионы төбәк түләүләрен ала.

Социаль фондта искәртүләренчә, мондый ярдәм чаралары матди тәэмин ителеше пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә җитмәгән эшләмәүче пенсионерларга күрсәтелә. Исәпләгән вакытта, пенсияләр, вакытлы пенсия түләүләре, өстәмә социаль пособиеләр һәм айлык акчалата түләүләр, шулай ук социаль Фонд тарафыннан акчалата бирелгән социаль ярдәм чараларын (бер тапкыр бирелә торган түләүләрдән тыш) да кертеп, түләүләрнең барлык төрләре дә исәпкә алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100