news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 50 мең сум пенсия алу шарты билгеле

Россиядә яшәүчеләр теоретик яктан 50 мең сум күләмендә пенсия алырга мөмкин, моның өчен аларның кереме 120 мең сум тирәсе буырга тиеш. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб «Лента.ру» белән әңгәмәдә әйтте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Без Россия Федерациясендә Берләшкән милләтләр берлегенең өлешчә ратификацияләнгән 102нче конвенциясе нигезендә югалган хезмәт хакын кайтару 40 процент тәшкил итәргә тиешлегеннән чыгып эш итәргә тиеш», - диде ул.

Аның сүзләренчә, хезмәт хакы 120-140 мең сум булса, теоретик яктан әлеге түләүләргә исәп тотарга мөмкин.

Бессараб өстәп әйткәнчә, агымдагы вазгыятьтә россиялеләрнең уртача хезмәт хакы, соңрак шундый зур пенсия алсыннар өчен, түләүләр ясарга мөмкинлек бирми. Ул белдергәнчә, агымдагы ел ахырына уртача пенсия якынча 24 мең сум тәшкил итәчәк. Депутат шулай ук, яхшы пенсиягә исәп тоту өчен, үз керемнәрен дәүләттән яшереп тормыйча, иминият кертемнәрен тулысынча түләп эшләргә киңәш итте.

Көз көне Россиядә иминият пенсиясе алучыларның уртача пенсиясен 22605 сумга кадәр, ә картлык буенча пенсияне 23449 сумга кадәр арттыру турында закон кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot