Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Россиядә 30 миллион тонна ашлык җыеп алынган
Россия авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыю эшләре вакытында инде 30 миллион тонна ашлык җыеп алган. Узган ел белән чагыштырганда, уңыш чирек өлешкә күбрәк. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми Telegram-каналында хәбәр ителде. РИА Новости шул турыда яза.
«Ашлыкның 30 миллион тонна чиген уздык. Уңыш узган ел белән чагыштырганда сизелерлек күбрәк: хәзер ул гектарыннан уртача 41,7 центнер (гектардан 33,3 центнер булган) тәшкил итә», – диелә хәбәрдә.
Министрлык мәгълүматларына караганда, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 7,4 миллион гектардан бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алган. Шулай ук 25,3 миллион тонна бодай һәм 3,9 миллион тонна арпа сугылган.
Россия хакимиятенең рәсми фаразларына караганда, 2022 елда Россиядә бөртеклеләр уңышы 130 миллион тонна тәшкил итәргә мөмкин. Шул исәптән ил тарихында рекордлы 87 миллион тонна бодай җыеп алу фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз