news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 2027 елның февраль һәм мартында эшләми торган көннәр билгеле

Россиядә 2027 елның февраль һәм мартында эшләми торган көннәр билгеле
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2027 елда Россия халкы 21, 22 һәм 23 февральдә, 6, 7 һәм 8 мартта ял итәчәк, дип хәбәр иттеләр РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтендә. Бу хакта РИА Новости яза.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2027 елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы карарны имзалады.

«21, 22 һәм 23 февраль, 6, 7 һәм 8 март көннәре эшләми торган көннәр булачак», - диелә хәбәрдә.

Министрлар Кабинетында билгеләп үткәнчә, эшләми торган көн шимбәдән, 20 февральдән, дүшәмбегә, 22 февральгә күчерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot