news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 2027 елда 118 ял көне булачак

Россиядә 2027 елда 118 ял көне булачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Атнага биш көн эшләүчеләрнең 2027 елда 247 эш көне һәм 118 ял һәм бәйрәм көне көтә. Бу хакта ТАССка «Белем» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры Маргарита Богданова-Шемраева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, җитештерү календаре проекты шулай ук кыскартылган дүрт эш көнен күздә тота. Бер сәгатькә азрак россиялеләр – 20 февральдә, 30 апрельдә, 11 июньдә һәм 3 ноябрьдә эшләячәк.

Эксперт 20 февральгә игътибар итте. 2027 елда бу дата шимбәгә туры килүгә карамастан, проект буенча ул эш көне булачак. Ял көнен дүшәмбегә, 22 февральгә күчерү планлаштырыла, шуның нәтиҗәсендә россиялеләр өч көн рәттән – 21-23 февральдә ял итә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot