news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 2025 елның иң кыска эш атнасы башланды

Россиядә 2025 елның иң кыска эш атнасы башланды
Фото: «Татар-информ»

Россиядә 2025 елның иң кыска эш атнасы башланды. Ул нибары ике эш көненнән тора — пәнҗешәмбе, 9 гыйнвар, һәм җомга, 10 гыйнвар.

2025 елның беренче эш атнасы, Яңа ел яллары унбер көн – 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итү сәбәпле, шундый кыска килеп чыга.

Шул ук вакытта 30 декабрь, шимбә көне булган 28 декабрь ялы күчерелү сәбәпле, эшләми торган көн булды. 31 декабрьдә исә россиялеләр 2024 елда 7 гыйнвар (ял көне) якшәмбегә туры килү сәбәпле ял итте, дип искәртә РИА Новости.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, киләсе кыскартылган эш атналары май бәйрәмнәре алдыннан (28 апрельдән 30 апрельгә кадәр һәм 5 майдан 7 майга кадәр) көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot