Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә 2025 елның апрелендә уртача хезмәт хакы 100 мең сумга якын тәшкил иткән
Россиядә 2025 елның апрелендә уртача хезмәт хакы 99,4 мең сум тәшкил иткән. Бу 2023 елдагыдан 37 процентка күбрәк, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Биредә физик затлар кеременә салымны чигергәнгә кадәрге сумма күрсәтелгән. Тикшеренү 95,4 мең оешма арасында үткәрелгән, кече бизнес искәрмә булып тора. Тикшеренү кысаларында хезмәткәрләр саны 28,4 миллион кеше тәшкил иткән.
2025 елның апрель нәтиҗәләре буенча иң югары уртача хезмәт хакы - Чукоткада (193,8 мең сум), Мәскәүдә (178,2 мең), Ямал-Ненец автономияле округында (163,4 мең), Магадан (155,1 мең) һәм Сахалин өлкәләрендә (148,5 мең).
Иң тыйнак уртача хезмәт хакы Дагыстанда (45,4 мең сум), Чечняда (43,1 мең) һәм Ингушетиядә (39,6 мең) теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз