Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә 2025 елда кешбэк түләп ипотека кредиты бирүне тыячаклар
Россиядә киләсе елдан үз көченә керә торган махсус стандарт кешбэк түләп ипотека кредиты бирүне тыячак. Россия риелторлар гильдиясенең ипотека комитеты әгъзасы Ирина Киселева ТАСС агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бездә 1 гыйнвардан ипотека стандарты гамәлгә кертелә. Әлеге стандарт – Үзәк банк тарафыннан Россия Федерациясендә ипотека базарын җайга салуны дәвам итү ул. Аерым алганда, бурычка алучыларга кешбэк кайтару тыелачак», - диде ул.
Банклар шулай ук киләсе елдан төзелеш компанияләреннән түләү һәм бурычка алучылардан комиссия ала алмаячак.
Элегрәк Neomarkets компаниясенең баш аналитигы Олег Калманович кисәткәнчә, әгәр дөньякүләм икътисади кризис була калса, 2025 елда Россиядә ипотека буенча ставкаларны 50 процентка кадәр күтәрергә мөмкиннәр. Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен аерым ташламалы ипотека программасын гамәлгә кертергә тәкъдим иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз