Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә 2024 елда минималь хезмәт хакын 18 процентка индексацияләргә җыеналар
2024 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) күрсәткечен 18,5 процентка индексациялиләр. Бу хакта РИА Новости Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама белән хәбәр итә.
«Агымдагы елга бишенче бурыч - гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Шул исәптән, минималь хезмәт хакы күләмен инфляциядән югарырак итеп эзлекле рәвештә арттырырга җыеналар. Президент кушуы буенча минималь хезмәт хакы күләмен киләсе елның 1 гыйнварыннан 18,5 процента индексациялибез», - диде ул Дәүләт Думасында Министрлар Кабинеты эше турында еллык хисап белән чыгыш ясаганда.
Росстат мәгълүматлары буенча, 2022 елда илдә уртача еллык инфляция 13,75 процент тәшкил итте.
Быелның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 6,3 процентка, ягъни 16 242 сумга кадәр артты. Моннан тыш, 2023-2024 елларга күрсәткеч уртача айлык хезмәт хакы күләменнән читләштерелде. Бу чорда минималь хезмәт хакы тизләтелгән тәртиптә арттырыла.
Узган ел бу күрсәткечне ике тапкыр арттырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз