news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 150 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы түләнә торган тармаклар саны ике тапкыр арткан

Россиядә 150 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы түләнә торган тармаклар саны ике тапкыр арткан
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Икътисадның 24 тармагында уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе 150 мең сумнан югары. Узган елда исә 12 генә шундый сектор булган. Бу хакта Бердәм ведомствоара мәгълүмати-статистик система мәгълүматларыннан билгеле булды. Аларны РИА Новости анализлаган.

Шул ук вакытта 2025 елның августында Россиядә уртача хезмәт хакы 92,9 мең сумга җиткән, бу узган елдагы күрсәткечтән (82,2 мең сум) 10,7 мең сумга күбрәк.

Иң югары хезмәт хаклары табигый газ чыгару өлкәсендә теркәлгән – 327,6 мең сум. Хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча лидерлар арасына шулай ук программа тәэминаты булдыручылар (216,7 мең сум) һәм пестицидлар һәм агрохимик чаралар җитештерүчеләр (215,8 мең) кергән.

Программа тәэминаты булдыручылар һәм пассажирлар һава транспорты хезмәткәрләре 200 мең сумнан артык акча ала. Диңгез буйлап йөк ташу өлкәсендә, финанс секторында, иминиятләштерүдә, балыкчылыкта, торбаүткәргеч транспортировкасында һәм нефть чыгаруда уртача 180 мең сумнан 200 мең сумга кадәр хезмәт хакы түлиләр.

Тәмәке һәм компьютер продукциясе җитештерүчеләр, төсле металл чыгаручылар, спутник элемтәсе һәм консалтинг белгечләре 160-180 мең сум акча эшли. Нефть продуктлары җитештерү, ягулык-энергетика комплексы сервис компанияләре һәм мәгълүмати һәм коммуникацион җиһазларны күпләп сату хезмәткәрләре 150-160 мең сум хезмәт хакы ала.

Уртача хезмәт хакы салымнарны тотып калганчы булган суммадан чыгып һәм барлык хезмәткәрләрнең керемнәрен исәпкә алып, иң югары хезмәт хакларын һәм премияләрне дә кертеп исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot