Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә 14 яшькә кадәрге балаларга сәнгать өлкәсендә эшләү рөхсәт ителгән
14 яшьтән кечерәк балалар рәсми рәвештә кинода, театрларда, циркларда, шулай ук театр һәм концерт оешмаларында эшли ала. Яшь спортчылар өчен дә шундый ук искәрмә каралган. Бу хакта РИА Новостига Мәскәү Профсоюзлар Федерациясенең Хезмәт хокукый инспекциясе җитәкчесе Валентина Захаренкова сөйләде.
Хезмәт килешүен төзү өчен ата-ананың яисә опекунның язма ризалыгы һәм опека органнарының рөхсәте кирәк. Яшь спортчыларга да алдан медицина тикшерүе узарга кирәк.
Захаренкова билгеләп үткәнчә, балигъ булмаганнар өчен тыелган эшләр исемлеген саклап калу мөһим. Аның сүзләренә караганда, балаларның сәламәтлеге, иминлеге һәм белем алуы төп өстенлекләр булып калырга тиеш.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз