news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 130га якын кече шәһәргә юкка чыгу куркынычы яный

Россиядәге тулаем алганда 3,4 млн кеше яшәүче 129 кече шәһәргә юкка чыгу куркынычы яный. РАНХиГС экспертлары Хөкүмәт аппараты линиясе буенча дәүләт заказы кысаларында әзерләнгән тикшеренүдә шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, 50 меңнән азрак кеше яшәүче торак пунктларда бүген 3,4 миллионнан артык кеше яши. Әмма соңгы ун елда бу сан 314,5 мең кешегә кимегән.

Төньяктагы күмер, металлургия һәм урман тармагына юнәлгән сәнәгать шәһәрләрендә кимү аеруча зур булган.

Доклад авторлары бәяләмәсе буенча, Брянск, Түбән Новгород, Киров өлкәләрендәге, шулай ук Красноярск краендагы торак пунктларның юкка чыгу куркынычы аеруча зур. Экспертлар аңлатканча, мондый шәһәрләрдә икътисади һәм инфраструктура үсеше өчен эчке ресурслар күп очракта булмый.

Моннан тыш, кече шәһәрләрнең күп булуы тышкы инвестицияләрне һәм дәүләт ярдәмен тигез бүлүне кыенлаштыра.

Халык кимүнең төп сәбәпләре буларак белгечләр мәшгульлек дәрәҗәсе, кече һәм урта эшмәкәрләр саны кимүне атый. Алар фикеренчә, бу икътисади стагнацияне катлауландыра һәм халыкның зур шәһәрләргә һәм мегаполисларга күченеп китүенә китерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot